Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Халкым гореф-гадәте. Карга боткасы"

“Халкымның гореф-гадәтләре. Карга боткасы” чарасы укучыларның язгы каникул вакытына туры китереп үткәрелде. Татар халкының борын заманнан килгән әлеге йола бәйрәмен борынгы ата-бабаларыбыз зурлап күңелле итеп үткәрә торган булалар. Иң беренче укучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы сөйләнелде. Балаларга саф һавада күңелле хәрәкәтчән уеннар уйнатылды. Хәл алып ял иткән арада “Әкиятләрне беләсеңме” викторинасы үткәрелде. Чара ахырында балалар бәйрәмнең күрке булган “карга боткасы” белән сыйландылар.