Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Интернет без бед"

“Интернет без бед” куркынычсыз интернет сәгате кече яшьтәге мәктәп балалары өчен үткәрелде. Укучыларга интернет челтәреннән дөрес файдалану, куркыныч тудыра торган сайтларга керүне кисәтү, интернет челтәрендә аралашу әдәбе формалаштыру өчен үткәрелгән чара бик урынлы булгандыр. Чөнки балаларның күп вакытларын интернет челтәрендә үткәрүләре берәүгә дә сер түгел. Бер яктан караганда, балалар өчен файдалы булган кебек тоелган челтәр, икенче яктан караганда, аларның сәламәтлегенә, психологик халәтенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Укучыларга буш вакытларын дөрес бүлеп файдалы итеп үткәрү өчен кызыклы балалар китаплары тәкъдим ителде. Чара барышында балалар интернет челтәре турында видеоролик карадылар, өстәл уеннары уйнадылар, уку өчен китаплар сайлап алдылар.