Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Укытучы - тиңсез горур исем"

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Укучыларда укытучы һөнәренә карата хөрмәт, кызыксыну уяту максатыннан мәктәптә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә Балтач районы укытучылары, остазларына багышланган Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның "Алгарыш ташкыны ак җилкәннәр", "Пионер әзләреннән сәяхәт" китаплары, Бакый Зиятдиновның "Первый профессор Балтаси" китаплары тәкъдим ителде. Укучылар мәктәп тормышы турындагы китаплар белән дә кызыксынып таныштылар.