Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Шигъри тәлгәшләр"

21 март Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан Вконтакте социаль челтәрендә поэтик нон-стоп тәкъдим ителде. Шигърият – ул серле дөнья. Ул изгелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, туган җиргә, Туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Интернет кулланучылар өчен китапханәнең яшь нәфис сүз осталары Роберт Миңнуллинның “Авырып ятканда”, “Айга очтык”, Резеда Вәлиеваның “Япь-яшь кенә ап-ак бөдрә каен” шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Ә “Замандаш” клубына йөрүче өлкән китап укучысы райондаш шагыйрә Чулпан Габделгпниевага шигърият көненә бүләк итеп “Ромашкалар” шигырен ясады.