Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китап - киңәшчем син"

25 марттан 2 апрельгә кадәр Россиядә Балалар китабы атналыгы үткәрелә. Шушы уңайдан Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе укучылары өчен "Китап - киңәшчем, син" дип аталган әдәби-мәгълүмати сәгать үткәрелде. Укучыларга китап һәм аның барлыкка килү тарихы турында, китап төрләре турында кызыклы мәгълүмат бирелде, китапның һәм китап укуның кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләнелде. Чара барышында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Күп укыган - күп белә" викторинасы үткәрелде. Бу викторинада сораулар, халкыбызның күңел җәүһәрләре булган әкиятләр буенча әзерләнде. Ә югары сыйныф укучылары төркемнәргә бүленеп "Мәкаль - сүзнең җиләге" дип аталган турнирда көч сынаштылар. Халык авыз иҗатының бер төре булган мәкальләр дә татар халкының күңел байлыгын чагылдыра . Мәкаль өйрәтә, киңәш бирә.