Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тик туган җир кочагында тынгы таба ярсу җан..."

Китап укучыларны Балтач районында яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм язучылар иҗаты белән таныштыру максатыннан мәдәният йортының фойесында “Тик туган җир кочагында тынгы таба ярсу җан...” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсе янына авылда яшәүче осталарының эшләнмәләрен тәкъдим иткән “Кул эшләрем – җанга сихәтем” бүлеге белән баетылды. Мәдәният йортына концертка килгән һәркем әлеге күргәзмәләр белән якыннан таныша алды.