Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Һава лачыннары"

Бөек Җиңүнең 78 нче язына аяк бастык. Бу көннәрдә Ватаныбыз азатлыгы өчен яшьлекләрен, гомерләрен кызганмаган батырлар турында искә алу урынлы булыр. Гомумән, аларны бервакытта да истән чыгармый, алар яулаган азатлыкның кадерен белеп яшәргә кирәк. Китапханә аккаунтында онлайн режимда киң катлау китап укучылар өчен татар кызы, курку белмәс кыю лачын - Мәгубә Сыртланованың һәм аның белән бергә көрәшкән хатын-кызларның батырлыгын чагылдырган буктрейлер тәкъдим ителде. Сугыш хатын-кыз йөзле түгел дисәләр дә, нәкъ менә алар Бөек Җиңү язын якынайту өчен үзләреннән торганның барысын да эшләгәннәр.