Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Батырлар эзеннән..."

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан укучыларга патриотик тәрбия бирү; сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, фронтовик язучы-шагыйрьләр, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру; сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, гомумән, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү максатыннан Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен патриотик лото үткәрелде. Бөек Җиңүгә үзләреннән өлеш керткән язучы-шагыйрьләрнең китапларына күзәтү үткәрелде.