Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китап битләрендә - сугыш мизгелләре"

Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары "Самара өлкәсе Балалар китапханәсе" тарафыннан ундүртенче тапкыр үткәрелүче «Читаем детям о Великой Отечественной войне» Халыкара акциясенә кушылдылар. Бу чарада укучылар үз яшьтәшләре - яшүсмер геройлар турында язылган китаплар белән таныштырылдылар. Сыйныф җитәкчеләре Гарифҗанова Н.Ф. белән 5 нче сыйныф укучылары Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның "Побег из Ада" китабы буенча чыгыш әзерләп катнаштылар.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел узса да, сугыш хатирәләре, туган җиребезне, туган илебезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылырга тиеш түгел. Бөек Җиңү көнен каршылаган көннәрдә укучыларга патриотик рухтагы китаплар укырга, фильмнар карарга тәкъдим ителде. Бөек Ватан сугышына катнашкан солдатларны искә алып укучылар бер минут тын тордылар.