Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Җиңү кайтавазы мәңгелек"

"Җиңү кайтавазы мәңгелек”. 9 май – Россия тарихында аерым бер үзенчәлекле көн – Җиңү көне! Бу бәйрәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүне билгеләп үтү йөзеннән расланган. Әлеге датага багышлап Шеңшеңәр авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе тәкъдим ителә.

Җиңү көне җиңел бирелмәде. Совет халкы Җиңү өчен бик кыйммәт түләде. 1941 - 1945 еллардагы сугышта 27 миллион ватандашыбыз яу кырында ятып калды. Бу Җиңүне яулау, түгелгән көч, сугыштагы төп вакыйгаларның барышы, батырлар, геройлар, сугыш чоры балалары турындагы китаплар күргәзмәдә тәкъдим ителде.