Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

Акция "Сад памяти"

“Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча совет кешесе истәлегенә шул санда агачлар утыртыла. Яу кырларыда ятып калган Татарстанның 350 мең үлемсез батыры истәлегенә республика территориясендә 500 меңгә якын үсенте утыртылачак.

Акция әйләнә-тирәбезне яшелләндерү максатында да зур роль уйный. Туган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган “Хәтер бакчасы” акциясендә 5 нче сыйныф укучылары да теләп катнаштылар. Авылыбызга кергәндә юл буена 10 нарат агачы утырттылар. Бу чарада катнашу укучыларда горурлык хисләре, туган илебез тарихында җуелмас эз калдырган Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәт хисләре тәрбияли.