Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Сынады язмыш, сынмадык, сыгылмадык..."

Нәкъ 1945 елның май аендагы кебек күңелләр бу көннәрне Бөек Җиңү өчен зур шатлык һәм шул ук вакытта югалтулар өчен җан сызлавы белән тула... Бөек Җиңү – Ватаныбыз тарихының иң күренекле вакыйгасы, халкыбызның каһарманлыгы күрсәткече, аның явызлыктан өстен чыгуына ачык бер мисал. Сугыш еллары күпләрнең күңеленә уелды. Татарстаннан фронтка киткән 700 меңнән артык кеше кулына корал тотып сугышты. Шуларның яртысыннан артыгы яу кырында мәңгелеккә ятып калды...

Шигъри нон-стопта тәкъдим ителгән шагыйрь Таһир Шәмсуаров шигырьләрендә кайтмый калган солдат, солдат балалары язмышы, Бөек Җиңү шатлыгы да бар иде. Шигырьләрне өлкән яшьтәге китап укучылар укыды.