Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Милләтемнең күңел бизәкләре"

Милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк, дигән төшенчә бар.  Һәр халыкнын да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкнын туган теле, үз ана теле сакланган очракта гына милли йөзе, гореф-гадәтләр, йолалар да саклана.
2023 нче ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Шеңшеңәр балалар бакчасында "Милләтемнең күңел бизәкләре" дип аталган әдәби иртә үткәрелде. Балаларга туган тел, милли бәйрәмнәр турында шигырьләр укылды. Балаларга әби-бабаларыбызның яратып уйнаган "йөзек салыш" уены уйнатылды,  түгәрәкләнеп басып татар халык биюе биетелде.
Әйе, һәрбер кеше үз халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз.