Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Кулларыннан гөлләр тама"

Талантка чикләр юк. Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып торган.

Кышкы озын кичләрдә татар хатын-кызлары бер-берсенә кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Өйдә бер үзең генә кул эше эшләп утыру күңелсез.Ә болай эшең дә үрчемле була, дөнья яңалыклары белән дә танышасың, төрле бәйләү үрнәкләре өйрәнәсең.

Китапханәдә оештырылган күргәзмәдә укучылар халкыбызның күңел җылысын биреп эшләнгән кул эшләре белән таныша алдылар.