Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Җиһанның асыл затлары"

Китапханәдә, бәйрәм уңаеннан,  "Җиһанның асыл затлары" күргәзмәсе төзелде. Гасырлар буенча хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сүрәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк. Күргәзмәдә табигатьнең серле табышмагы булган – гүзәл хатын-кызлар турындагы китап-журналлар, аларга киңәшләр тупланган китаплар тәкъдим ителде. Китапханәгә килүче укучыларга күзәтү үткәрелде.