Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Кыйммәтле мирас"

Балалар язучысы, драматург, журналист Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулу уңаеннан “Кыйммәтле мирас” исеме астында Ор башлангыч мәктәбе укучылары өчен әдәби тәнәфес үткәрелде. Укучылар, кыскача гына,  язучының биографиясе белән таныштырылдылар. Язучының “Кечкенә Бануның тарихы” повесте аеруча популяр була һәм тиз арада рус, үзбәк, инглиз телләрендә басыла, яратып укыла. Укучыларга бу әсәрдән өзек кычкырып укылды. Әсәрдәге элек заманнарда укучы балалар белән Остабикә арасындагы мөнәсәбәтләр турында әңгәмә оештырылды. Бүгенге көн мәктәп тормышы белән чагыштыру өчен Рөстәм Галиуллинның “Биш “ике”ле” хикәясе кычкырып укылды. Укучылар үзләре дә мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән бүлештеләр. Әти-әнидән кала укытучылар балаларның тәрбияле, белемле, заманга яраклашкан шәхес булып формалашулары өчен көч куялар. Һәркем үзенең беренче һәм яраткан укытучысын искә ала торгандыр. Укытучылар елының әһәмияте турында балаларга аңлатылды.