Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Күркәм гадәтләр бәйләме"

2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләнеп үтелә. Бу уңайдан Ор балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Күркәм гадәтләр бәйләме” исеме астында әдәби утырма үткәрелде. Балаларга милли-мәдәни тәрбия татар халкының бүгенге көнгә килеп җиткән әкиятләре, табышмаклары, мәкальләре, җыр-биюләр, сакланып калган милли йолалар, гореф-гадәтләр аша бирелә. Балаларга үзебез яшәгән тирәлектәге милләт вәкилләре, аларның мәдәнияте, Балтач районында дус-тату яшәүче халыклар турында сөйләнелде. Татар халкының язгы, көзге кыр эшләре төгәлләнгәч бер-берсенә кунакка йөрешүләре, кунакларның милли ашлар белән сыйланып, җырлап-биеп күңел ачулары әдәби утырма аша аңлатылды. Кечкенәдән үз халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен күңелләренә сеңдереп калган балалар үскәч тә үз милләтен, башка милләтләрнең мәдәниятен хөрмәт итеп яшәрләр. 