Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Язмышыңа аяк чалма"

1 март Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан китапханәдә яшьләр өчен”Язмышыңа аяк чалма” исеме астында  дәрес-кисәтү үткәрелде. Дәреснең максаты булып яшьләр арасында наркоманияне кисәтү, яшь буында сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү торды. Бүген наркомания дөньяның барлык илләрен шаккатырган 21 нче гасыр афәте булып тора. Әйе, бүгенге заман бик зур тизлектә алга бара. Шуңа күрә кешеләр тиз генә әлеге тормышка яраклаша алмаска мөмкин. Начар гадәтләр капкынына эләкмәс өчен яшьләрнең сәламәт җәмгыятьтә тәрбияләнүе мөһим. Балалар, яшьләр безнең киләчәгебез дибез. Милләтебезнең байлыгы да сәламәт, аек акыллы яшьләребез. Китапханәдә үткәрелгән әңгәмәләр, түгәрәк өстәл артында фикер алышулар аша яшь буын киләчәк тормышка тәрбияләнә.