Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Мәдәният - милләт көзгесе"

2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы һәм “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Ор башлангыч мәктәбендә “Мәдәният – милләт көзгесе” исеме белән мәдәни дәрес үткәрелде. Укучыларга “мәдәният” төшенчәсенә аңлатма бирелде. Үзебез яшәгән тирәлектәге мәдәни учаклар турында сөйләнелде. Татар халкының милли мәдәниятен чагылдырган “Татар халык мәкальләре” китабына күзәтү үткәрелде. Мәдәниятне милли киемнәрдән башка күз алдына китереп булмый, “Салават күпере” журналыннан татар, рус, удмурт, мари киемнәре турында язмалар укылды. Укучыларга төрле миләт вәкилләре дус-тату яшәгән районыбыз турында сөйләнелде, милли бәйрәмнәр искә алынды. Милли-мәдәни тәрбия мәктәп яшендәге балаларга халык авыз иҗаты аша бирелә. Укучылар сакланып калган йолаларыбыз, милли гореф-гадәтләребезне кечкенәдән күреп үсәләр, моның белән аларда үз халкыңны хөрмәт итү, туган телне ярату, туган якның матурлыгын күрү, хөрмәт итү кебек хисләр тәрбияләнә. 