Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Матбугат сүзе"

“Матбугат сүзе” исеме астында вакытлы матбугат белән танышу сәгате олы яшьтәге китап укучылар өчен үткәрелде. Укучылар кыскача матбугат барлыкка килү тарихы белән таныштырылды. 21 нче гасыр фән-техник казанышлар гасыры булса да, вакытлы матбугат басмалары үзләренең мөһимлеген югалтмый. Урта яшьтәге, олы буын укучылар татар телендә нәшер ителгән гәҗит-журналларны рәхәтләнеп укый. Ә инде яшьрәк китап укучылар замана яңалыкларын интернет чыганаклары аша танышып баруны кулай күрә. Чынлыкта интернет вакытлы матбугатны кысырыкламый, киресенчә, ярдәм итәргә мөмкин. Оператив һәм ашыгыч мәгълүмат интернет аша бирелеп бара, ә инде җитди мәкаләләрне һәм мәдәният, сәнгать дөньясы яңалыклары белән укучылар вакытлы матбугат битләреннән таныша ала. Әлеге әңгәмәдә сүз шушы хакта барды.