Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Изгелек эшлә, игелек күр"

13 нче январь көнне “Изгелек эшлә, игелек күр" әхлакый сәгать Ор башлангыч мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә балаларны яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята.Укучылар әхлак сәгате барышында китапханәдә таушала башлаган китапларны тәртипкә китереп, ябыштырып, тышлап куйдылар. Димәк, алар киләчәктә китапларны саклап тотачак, вакытында тәртипләп куячаклар. Шуның белән табигатькә дә файда булачак, күпмедер агачлар киселүдән сакланып калачак.