Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Шигъри мәйданчык"

12 январь көнне “Шигъри мәйданчык" дип аталган әдәби иртә Ор авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен үткәрелде. Балалар язучылары Хәкимҗан Халиков, Илдар Юзеевларның тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарада аларның шигырьләре кычкырып укылды. Тәрбияви мәгънәгә ия шигырьләр аша балалар өлкәннәрне һәм бер-берләрен хөрмәтләргә, табигатьне сакларга өйрәнәләр. Татар шагыйрьләренең иҗатлары аша туган телебезгә ихтирам хисләре тәрбияләнә, балаларның тел байлыклары арта.

Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан хәрәкәтле "Очты, очты..." уены уйнатылды