Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Яңа ел әкияте"

“Яңа ел әкияте” исеме астында кычкырып уку мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен үткәрелде. Кышкы каникулда укучыларның буш вакытларын чана, чаңгы, коньки шуып, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап арганнан соң, китапханәдә бергәләп китап-журналлар укып, күмәк уеннар да уйнау матур гадәткә керде. Мәктәп укучылары кечкенә балаларга серле әкиятләрне рольләргә бүлеп кычкырып укыдылар. Укудан ял иткән арда телевизор экраныннан музыкаль “Мине кабатла” уенын уйнадылар. Уенның шарты буенча, экранда ничә уенчы, нинди хәрәкәтләр ясап бии укучылар да шуларны кабатларга тиеш иде. Уен күтәренке рухта күңелле үтте.