Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Яңа ел тылсымы”

“Яңа ел тылсымы” исеме астында күңелле лото мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен үткәрелде. Уен 2 командага бүленеп үткәрелде. Укучыларга “яңа ел” темасы буенча әзерләнгән сораулар язылган лото карточкалары тәкъдим ителде. Һәр команда “тылсымлы эшләпә” дән сайлап алынган саннар буенча сорауларга җавапны чиратлап биреп барды. Уен барышында укучылар әдәби, логик сорауларга җавап әзләделәр, тулы итеп җавап бирделәр. Уен сораулар язылган карточкалар капланып беткәнче дәвам итте, 2 команда да биремнәрне тулысы белән үтәп бетерде. Команда уенчылары “Кыш бабай” капчыгыннан “тәмле күчтәнәч”тән авыз итте.