Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Килегез, кил, кошкайлар"

Халыкара кошлар көне уңаеннан Шеңшеңәр балалар бакчасында "Килегез, кил, кошкайлар" исеме астында әдәби иртә үткәрелде. Балаларга кошларның табигатьтәге роле турында кыскача мәгълүмат бирелде, китаплардан кошлар турында шигырьләр укылды. Нәниләрнең озак вакыт бер урында тик утырырга яратмаганлыгын искә алып хәрәкәтле "Кошкайлар" уены уйнатылды