Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китап белем ачкычы"

Китап белән балалар кече яшьтән үк таныштырылырга тиеш. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да китапханәдә еш кунак булалар. Чираттагы очрашуда балалар китапханәдә үз-үзеңне тоту тәртипләре белән таныштырылдылар, китапларны яздырып алу, саклап тоту тәтипләрен исләренә төшерделәр. Бердәм укучы билеты һәм һәр укучыга тутырылып баручы укучы формулярлары белән дә якыннан таныштылар. Китапханә фондында сакланучы китапларның яшь аермалыкларын исәпкә алынып, алфавит тәртибендә тезелүе күрсәтелде. 21 март Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан балалар өчен язучы бүгенге көн шагыйрьләренең шигырьләре кычкырып укылды.