Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Әкияттә - хаклык"

“Әкияттә – хаклык” сәхифәсе кечкенә китап укучылар өчен әзерләнде һәм шимбә көнне онлайн режимда тәкъдим ителәчәк. 2022 нче ел Россиядә халыкларның мәдәни мирасы елы уңаеннан борынгыдан килүче халык авыз иҗаты әсәрләре – әкиятләр белән укучыларны социаль челтәр аркылы таныштыру дәвам итәчәк. Әкиятләр укылган видеоязмалар айга 2-3 тапкыр шимбә көнне куелачак.