Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Күңелебездә һәрчак яз безнең”

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан урта һәм өлкән яшьтәге китап укучылар өчен “Күңелебездә һәрчак яз безнең” дип аталган тематик кичә үткәрелде. Бу кичә Смәел авылы китапханәчесе белән берлектә әзерләнде. Катнашучылар бер-берсен сәламләгәннән соң әдәбият, мәдәният өлкәсе буенча әзерләнгән конкурсларда актив чыгыш ясадылар. Шеңшеңәр һәм Смәел авылы китап укучылары яшьлекләрен бергә үткәргән, бергә эшләгән кешеләр. 2 төркемгә бүленеп көч сынаштылар, нәтиҗәдә дуслык җиңде. Алга таба да шушындый очрашулар булсын иде дигән теләктә калдылар.