"Халкым җәүһәрләре"
2022 нче ел Россиядә халыкларның мәдәни мирасы елы уңаеннан китапханәдә укучы балалар һәм өлкән яшьтәге китап укучылар катнашында “Халык җәүһәрләре” әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә балаларны милли бизәкләр, татар халкының көндәлек-көнкүрешендә бу бизәкләрнең киң кулланылуы, үз халкыңның тарихы, мәдәнияте белән таныштырудан гыйбарәт иде. Татар халкы хезмәт белән бергә күңелен дә ачарга вакыт тапкан. Укучылар бергәләшеп милли уеннарны искә алдылар, табышмак-мәкаль әйтешү буенча көч сынаштылар. Өлкән яшьтәге китап укучыларының балаларга мәдәни тәрбия бирүдәге роле алыштыргысыз, алар үз мисалларында һәрвакыт үрнәк күрсәтеп торалар.