Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Туган телем – хәзинә”

Ор башлангыч мәктәбендә – күчмә китапханәдә – Халыкара туган тел көне уңаеннан, “Туган телем – хәзинә” дип аталган интеллектуаль викторина үткәрелде. Укучыларга, туган телнең һәр халык өчен кадерле мирас буларак, буыннан-буынга баетылып тапшырылуы турында мәгълүмат бирелде. Бу көннең килеп чыгу тарихы сөйләнде. Танылган тел галимнәренең туган телебез турында әйтелгән үткен фикерләре укылды. Татар теле – борынгы тел, бай тел. Укучыларның, телебезнең йөзек кашы булган, мәкаль-әйтемнәрне ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды. Тел, акыл, белем турында табышмакларга җаваплар алынды,шигырьләр укылды. яңа китаплардан ясалган күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.