Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Нурлы телем - туган тел"

Халыкара туган тел көне уңаеннан күчмә китапханәдә – Ор балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Нурлы телем – Туган тел” әдәби иртәсе үткәрелде. Балаларда – халкыбызның борынгыдан килгән иң кадерле мирасы – туган телебезгә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан шигырьләр укылды, бишек җырлары көйләнде, уеннар уйнатылды. Чара барышында телебез белән туган ил һәм ата-ана төшенчәсенең аерылгысыз булуына басым ясалды. Балалар үзләре яраткан шигырь, әкиятләрен исләренә төшерделәр, табышмакларга җавап эзләделәр.