Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Йөрәкләргә мәңгегә уелган"

15 февраль Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне буларак билгеләп үтелә. Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Йөрәкләргә мәңгегә уелган" дип аталган патриотик сәгать үткәрелде. Укучыларга авылыбызда яшәгән Әфган сугышы ветераны Гимадиев Марат турында сөйләнелде, аның хәрби хезмәт турындагы истәлекләре кычкырып укылды, алган медальләре турында ясалган альбом күрсәтелде. Бу сугышта безнең Шеңшеңәр авыл җирлегеннән катнашкан башка ветераннар турында мәгълүмат җыеп ясалган видеоролик күрсәтелде. Укучылар өчен әлеге төр чаралар бүгенге көндә бик кирәк. Тыныч тормышта яшәвебез өчен көрәшкән ир-егетләр турында алар белеп торырга, горурланырга тиеш.