Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тылсымлы "челтәр"

2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы уңаеннан күчмә китапханәдә балалар өчен “Тылсымлы “челтәр” мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга интернет челтәренең бүгенге тормыштагы әһәмияте аңлатылды. Цифрлы технологияләр дөрес юнәлештә кулланылырга тиешлеге, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча мәгълүмат бирелде. Китапханә эшчәнлегендә дә әлеге технологияләр киң кулланыла. Балаларда китапка кызыксыну уяту, китапханәгә теләп, кызыксынып йөрүләренә ирешү өчен бу бик яхшы этәргеч. Китапхаәгә килүче балалар журналлары арасыннан “Сабантуй” журналындагы мавыктыргыч мәкаләләрне укып кына калмыйча, кәрәзле телефондагы махсус QR-код ярлыгы аша сканерлап махсус сайтка күчеп карап та булганы күрсәтелде. Балалар бик кызыксынучан, ә глобаль интернет киңлекләрендә мәгълүмат бик күп. Күп кенә балалар журналларында хәзер бирелгән мәгълүматка QR-код та тәкъдим ителә. Бу цифрлы технологияләрне дөрес юнәлештә кулланып балалар үзләренә кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәнсеннәр өчен менә дигән мөмкинлек. Ә китапханәнең бурычы, яшь буынга дөрес тәрбия бирү юнәлешендә, заманча технологияләрдән тиешле тәлапләргә туры китереп куллану.