Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Сөйлә, тарих, фронт хакыйкатен"

“Сөйлә, тарих, фронт хакыйкатен” дип аталган тарихи сәгать өлкән яшьтәге китап укучылар белән үткәрелде. Чара барышында укучылар Сталинград сугышының кыскача тарихын тасвирлаган “Ты в памяти и сердце, Сталинград!” видеоязмасын телевизор экраныннан карадылар. Авылыбызда сугыә җиле кагылмаган бер генә капка да калмагандыр. Өлкән китап укучылар яшь вакытларында сугышның Сталинградта барган каты бәрелешләрендә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан ишетеп калган истәлекләре белән бүлештеләр. “Рәхмәт сиңа, Солдат” китабыннан Иван Падерин язган “Сталинград новеллалары” әсәреннән “Чын дус” хикәясен тыңладылар.
2 февраль көнне ел саен үтүче “Сильные духом: читаем о разведчиках и партизанах” акциясендә катнашып Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” әсәреннән өзек кычкырып укылды.