Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тарихның онытылмас бите"

27 гыйнвар-Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итү көне. Бу көнне китапханәдә Ленинград блокадасы истәлегенә багышланган «Тарихның онытылмас бите» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Дәрес вакытында укучылар өчен «блокадалы Ленинград елъязмасы» дигән мультимедиа презентациясе күрсәтелде, «Батырлар даны мәңгелек»дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Бу чара үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән, шуңа күрә видеоязма китапханә аккаунтында интернет-режимда тәкъдим ителде. Мондый дәресләр балалар хәтерендә гомер буе сакланачак, чөнки үсеп килүче буын блокада, сугыш турында истә тотарга һәм сугышлар кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тиеш.