Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Балачак утравы"

Шеңшеңәр балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Балачак утравы” дип аталган әдәби иртә үткәрелде. Нәни китап укучыларга январь аенда юбилей даталары билгеләнеп үтүче Галимҗан Латыйп (тууына 110 ел), Нәкыйп Каштан (80 яшь) китапларыннан кыш турында шигырьләр кычкырып укылды. Шулай ук туган көнен билгеләп үтүче Рафис Корбанның шигырьләре китабыннан табышмаклар әйтелде. Балалар сәламәтлеген ныгытуны исәпкә алып шигырьләр ярдәмендә хәрәкәтле уеннар да уйналды. Нәни китап укучылар китапханәгә килүче иң беренче журналлар белән дә таныштырылды. Шигырь, әкиятләре кычкырып укылды, башваткычлары чишелде, наклейкалар тиешле урыннарга ябыштырылды. 13 январь Иске Яңа ел уңаеннан балалар бәйрәмгә өйрәнгән шигырьләрен чыршы янында сәнгатьле итеп сөйләделәр.