Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

Всероссийская акция "Ночь искусств"

2021 елда «сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән һәм 4 ноябрьдә узган. Акция кысаларында 28 нче номерлы Шеңшеңәр филиалында “В веках твое величие Россия!” күргәзмәсе төзелде. Бу күргәзмәдә Халыклар бердәмлеге көне тарихы турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук күргәзмә онлайн режимда презентация рәвешендә китапханәнең социаль челтәрендә киң катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.

"Живая нить времени" тарихи экскурсия видеоролигы да киң катлам укучыларга онлайн режимда тәкъдим ителде. Видеороликта бәйрәмнең барлыкка килүе, элекке чор геройлары турында кыскача тарих сөйләнелде.