Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Словарь - есть книга"

22 ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Бәйрәм өчен мондый дата очраклы гына сайланмаган. Бу бөек рус теленең эчтәлекле сүзлеген иҗат итүче Владимир Дальнең туган көне. Шуңа бәйле рәвештә киң даирә укучылар өчен онлайн режимда "Словарь – есть книга" дигән мәгълүмати видеоролик тәкъдим ителде, анда сүзлекләр һәм энциклопедияләр барлыкка килү тарихы, аларның кеше тормышында роле турында кыскача гына сөйләнелде.