Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тәгәрмәчле чана эзеннән..."

Балалар өчен бик күп шигырь-әкият, хикәяләр язган шагыйрь, язучы Ләбиб Леронның 60 яшьлек юбилее уңаеннан балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Тәгәрмәчле чана эзеннән...” исемле кычкырып уку үткәрелде. Бу чара барышында балаларга язучының кыскача биографиясе сөйләнелде. Балалар өчен язылган китапларына күзәтү үткәрелде. Бүгенге көндә актуаль булган белемле булу, китапларны саклап тоту, олылырны хөрмәт итү темаларын чагылдырган әсәрләре кычкырып укылды. Балалар белән әлеге темалар буенча фикер алышулар үткәрелде.