Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

Әдәби Сабантуй

Әдәби марафон татарча китап укучылар дөньякүләм онлайн марафон финалистлары өчен беренче тапкыр Әдәби Сабантуй Арча районында үткәрелде. Балтач районыннан финалга чыккан 45 актив китап укучы да әлеге сабантуйда катнашу бәхетенә иреште. Тантаналы өлештә әлеге марафонда 1, 2, 3 урыннарны яулаган муниципаль район вәкилләре бүләкләнде. Соңыннан тантанага чакырылган язучы, шагыйрь, артистлар белән фотога төшү өчен мөмкинлеге тудырылган иде. Сабантуй булгач балалар һәм зурлар өчен төрле милли уеннар да оештырылды.