Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"На журнальной орбите"

 19 май Татарстанда матбугат көне буларак билгеләп үтелә һәм бу көн 1905 елда Петербургта ана телендә басылган «Нур» газетасының беренче санының чыгуын мәңгеләштерә. Бу көн бүген Татарстан журналистларын һәм блогерларын, телерадиокомпанияләр хезмәткәрләрен, редакторлар һәм полиграфистларны – үз хезмәте белән басма мәгълүматны таратучы һәм гражданнарның конституциячел хокукы булган сүз иреген тәэмин итүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә. Авыл китапханәсенә килә торган вакытлы матбугат басмалары да китап укучыларны бүгенге көн яңалыклары белән таныштырып торалар. Мәктәп укучылары өчен үткәрелгән " На журнальной орбите" мәгълүмат сәгатендә сүз вакытлы матбугат басмаларының килеп чыгу тарихы турында һәм аларының безнең тормыштагы роле турында барды. Укучылар үз күңелләренә хуш килгән басмаларның яңа саннары белән таныштылар. Бу басмалардагы кроссворд, сканворд, ребусларны бергәләп чиштеләр.