Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясе

2 - февраль көнне Ор башлангыч мәктәбе укучылары өчен "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясе кысалырында батырлык сәгате үткәрелде.

Акция беренче тапкыр 2018 елның 2 февралендә үткәрелә. Ул Бөек Ватан сыгышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм подпольщикларның батырлыгына багышлана һәм СССР Югары Советы Президиумы Указы белән "Бөек Ватан сугышы партизаны" медале (1943 елның 2 феврале) гамәлгә куелу датасына багышлана.

Сугыш елларында бу медаль белән 127 меңнән артык кеше бүләкләнде: алар - партизаннар хәрәкәтен оештыручылар һәм җитәкчеләре, партизан отрядлары командирлары, аеруча аерылып торган партизаннар һәм разведчиклар.

Бөек Ватан сугышында безнең ил гаскәрләренең җиңүенә зур өлеш керткән әлеге каһарманнарның батырлыклары онытылмасын һәм яшь буын вәкилләрендә аларга карата кызыксыну уяту максатыннан үткәрелгән батырлык сәгатендә укучыларга яшь разведчиклар - герой пионерлар турында видеоролик күрсәтелде. Язучы Борис Лавреневның "Разведчик Вихров" китабыннан өзек укылды.