Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Каһарманлык символы"

Бөек Ватан сугышы илебез тарихында тирән эз калдырган вакыйгаларның берсе булып тора. 1418 көнгә сузылган Ватан өчен көрәштә барлык ил халкы бердәм булып күтәрелә. Ә сугышның 79 нчы көнендә, ягъни 1941 елның 8 нче сентябрендә башланган Ленинград камалышы 871 көнгә сузылып 1944 елның 27 гыйнварендә генә өзелә.

871 көн һәм төн шәһәр кешеләре өчен мәңге ачылмас тоташ кара болытларга төренгән көннәр кебек тоела. Камалышка кадәр шәһәрдә 3 млн нан артык кеше булган, шуларның 400 меңе балалар була. Ачлык, салкын кыш, бертуктамый яуган дошман бомбалары - берсе дә эзсез югалмый. 1,5 млн га якын кеше газаплы үлемгә дучар була. Ләкин, дошманга каршы күтәрелгән нәфрәт тулы халык тырышлыгы, гаскәрләребезнең кабатланмас батырлыгы аркасында 1944 елның 27 гыйнварендә камалыш өзелә.  26 гыйнварь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә үткәрелгән "Каһарманлык символы" дип аталган батырлык сәгатендә сүз менә шул вакыйгалар турында барды. Укучылар Ватан азатлыгы өчен башларын салган солдатларны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Камалышта калган шәһәр тормышы турында презентация күрсәтелде. Ленинград блокадасының кыскача тарихы турында интернет челтәреннән алынган видеоролик күрсәтелде.