Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Үз ана телем”

Нәни китап укучылар китапханәдә еш кунак. 2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Үз ана телем” әдәби сәгате үткәрелде.Татар телебезнең никадәр бай, нечкә аһәңле икәнен балаларга  да тоярга өйрәтү максатыннан үткәрелгән чара туган телебез – татар теленә багышланган иде. Балалар күңеленә юл, әлбәттә, әкиятләр аша җиңел табыла. Татарча әкиятләр рольләргә кереп кычкырып укылды. Укыганнан соң әкиятнең тәрбияви мәгънәсе буенча әңгәмәдә дә балалар бик теләп катнашатылар. Үзләре дә уңай сыйфатлы әкият геройлары кебек булырга теләүләрен белдерделәр.