Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Синең йолдызлы сәгатең"

2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, күренекле язучыларыбыз Гомәр Бәширов, Һади Такташның тууына -120, Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан  авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар өчен "Синең йолдызлы сәгатең" интеллектуаль викторинасы үткәрелде. Викторина язучыларның биографияләре, иҗатлары буенча сорауларны үз эченә алган иде. 5 турдан торган бәйгедә актив китап укучы Зәкиева Рәмзия апа күп сандагы йолдызлар җыеп җиңү яулады. Салкын көн дип тормый китапханәгә килеп әлеге чарада катнашкан Гыйззәтуллина Ризидә һәм Шәфигуллина Фәния апаларга да зур рәхмәт! Алдагы чараларда башка китап сөючеләрне дә көтеп калабыз.