Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Галиҗәнап китап - тылсымлы көч"

Мәктәп укучылары китапханәнең якын дуслары. Укуның беренче көнендә үк "Галиҗәнап китап - тылсымлы көч" библиографик дәресе башлангыч сыйныф укучылары  өчен үткәрелде. Укучыларга китапны кулга тотып укудан тыш интернет челтәре аша "Бала.рф" сайтыннан кулланып уку кагыйдәләре аңлатылды. Бергәләшеп Госман Бакирның "Йорт салалар" хикәясен тыңладык. Ахырда балалар хикәя буенча тест сорауларына җавап бирделәр. "Умники-умницы" интеллектуаль уенында да укучылар актив катнаштылар.