Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Әкият ялган, ләкин хак, шәп егетләргә сабак"

Әкиятләр - халык иҗатының бер төре. Балалар гына түгел олылар да ярата әкиятләрне укырга, тыңларга. Әкиятләр явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Шеңшеңәр авыл китапханәсендә, балаларның кышкы каникулларын файдалы итеп үткәрү максатыннан, "Әкият ялган, ләкин хак, шәп егетләргә сабак" әдәби викторинасы үткәрелде.