Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Ямьле туган илемдә укыйм туган телемдә”

27 февраль көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында башлангыч сыйныфлар өчен “Ямьле туган илемдә укыйм туган телемдә” исеме белән әдәби лото уены үткәрелде.  Укучылар  Г.Тукай, М. Җәлил, Р. Миңнуллин шигырьләре  һәм рус балалар әдәбияты  буенча сораулар кертеп төзелгән әлеге чарада бик актив катнаштылар. Бүгенге көн китапханәсе яшь буында китапханәгә карата кызыксыну, китапка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан гел яңалыкка омтылып, заман таләпләренә җавап бирә торган чаралар оештырып торырга тиеш дип уйлыйм мин.