“Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем”
21 февраль көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан “Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем” исеме астында тамчы-шоу үткәрелде. Чарада 5-6 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар туган телебездә иҗат иткән язучыларның иҗаты буенча сорауларга җавап эзләделәр, туган телебезгә багышланган шигырьләр укыдылар.