Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Бар минем якын дускаем, иң якын сердәшем..."

26 нчы сентябрь көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе Ор башлангыч мәктәбендә, Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан, "Бар минем якын дускаем, иң якын сердәшем..." китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Укучылар нәшрият тарихы белән таныштырылды. Күргәзмәдәге яңа китаплар белән таныштылар. Нәшриятта төрле елларда басылган, исеме яшерелгән балалар китапларын "Китапны таны" викторинасы ярдәмендә ачыкладылар.